Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Ел укытучысы” конкурсының муниципаль этабы узды

Конкурс ике номинация буенча үтте: “Ел укытучысы” (5 елдан күбрәк булган стаж белән) һәм “Педагогик дебют” (3 елга кадәрге стаж белән), дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.

 


Конкурста 1,2, 5, 6, 7, 8, 10, 13нче мәктәпләр, 11нче гимназия, 12нче лицей, Тимәш, Шөгер, Зеленая Роща, Куакбаш, Түбән Чыршылы, Подлесный, Иске Иштирәк мәктәпләреннән укытучылар катнашты.

Конкурс барышында укытучылар ачык дәрес күрсәтте, дәрескә үз анализ ясады, мастер-класслар үткәрделәр.

“Ел укытучысы” номинациясендә беренче урынны – 10нчы мәктәптән Е. Порозова алды. Икенчедә – О. Осипова – 7нче мәктәп, өченче урынны – 6нчы мәктәптән А. Михайлова.

Шулай ук әлеге номинациянең лауреатлары билгеләнде.

“Башлангч сыйныф укытучысы” номинациясендә җиңүче – Тимәш мәктәбеннән – Г. Мусина. “Рус теле һәм әдәбияты укытучысы” номинациясендә – Л. Хәертдинова (Шөгердәге Чкалов мәктәбе).

“Педагогик дебют” номинациясендә беренче урынны 1нче мәктәптән А. Мельникова алды. Икенчедә – 5нче мәктәпнең физик культура укытучысы О. Копылов, өченчедә – 8нче мәктәптән М. Вәлиева.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев