Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида эш урыннары ярминкәсендә 50 дән артык вакансия тәкъдим иттеләр

Лениногорск Мәшгульлек үзге 28 апрельдә вакансияләр ярминкәсе уздырды.


Анда муниципаль районның 9 предприятие-оешмасы катнашты. Шулай ук Яр Чаллы шәһәреннән ике оешма килгән иде.
Эш бирүчеләр хезмәт хакы 14 000 сумнан 60 000 сумга кадәр булган 83 эш урынына 50дән артык вакансия тәкъдим итте.

Алар арасында: директор, инженер, эретеп ябыштыручы, кадрлар буенча белгеч, токарь, электр монтеры, слесарь-ремонтчы, табак-савыт юуучы, официант, машина йөртүче, сатучы кебек һөнәрләр бар.

Вакансияләр ярминкәсенә 69 кеше килде. Чара барышында оешма вәкилләре кандидатлар белән әңгәмәләр үткәрделәр. Ундүрт кандидатура эшкә урнашу  өчен кабул ителде.

Барлык гражданнар Мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар. Алты кеше һөнәри белем бирү һәм яңадан әзерләү буенча консультация алды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев