Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды (+бик күп фотолар)

Бүген – шәһәрдә Тукай һәйкәле янында шигъри атмосфера.

Лениногорскилылар татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтү өчен шагыйрь һәйкәле янына җыелды.

Бирегә балалар бакчасы нәниләре, мәктәп укучылары,  тәрбиячеләр, укытучылар, урта яшьтәге һәм олы яшьтәге лениногорскилылар, шулай ук Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе шагыйрь-шагыйрәләре, мәдәният идарәсе, мәгариф идарәсе вәкилләре килде. 

Һәйкәл янына килүчеләрне Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмис Галеев котлады.

Балалар бакчаларыннан килгән нәниләр, 11нче гимназиянең театр коллективлары Тукай әсәрләрен сәхнәләштерде. 
Тукайның үлемсез шигырьләрен мәктәп укучылары, балалар бакчасы нәниләре сәнгатьле итеп сөйләделәр. Габдулла Тукай шигырьләрен балалар бик яратып өйрәнә, сәхнәләштергән күренешләрне тагын да яраталар, диләр тәрбиячеләр һәм укытучылар. 

Әлбәттә, “Чишмә” әдәби берләшмәсенең шагыйрь-шагыйрәләре күңелләрендә бөек шагыйрьгә карата булган хөрмәт хисләрен җиткерделәр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне укыдылар.

Тантаналы чара барышында “Моңлы Тукай теле” муниципаль  шигырь бәйгесендә җиңүчеләрне котладылар. Бәйге берничә номинация буенча уздырылды. Бу бәйгедә катнашучыларның елдан-ел күбәя баруы шатландыра. Быел 94 катнашучы булган.

Соңыннан барысы бергәләп “Туган тел”не башкардылар. 

Чара Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән тәмамланды.

 

Розалия Мостафина фотолары

фотолар галерея бүлегендә дә бар, аларны да карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев