Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуны билгеләп үттеләр (+фоторепортаж)

Ел саен 26 апрельдә - бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә без аның һәйкәле янына җыелабыз. Йөрәк түреннән үтеп чыккан шигырьләр, Г. Тукайның үлемсез әкиятләре, җырлары яңгырый бу көнне.

 


Быел да һәйкәл янына укучылар, укытучылар, балалар бакчасы нәниләре, җирле шагыйрьләр, лениногорскилылар килде.
Укучылар Г.Тукай әсәрләренә нигезләнеп театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

“Моңлы Тукай теле” районкүләм конкурсында беренче урын алучыларны бүләкләделәр. Икенче, өченче урын алучыларны сәгать 1 дә Мәдәният сараенда бүләкләячәкләр.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов Тукайның бөек шагыйрь булуын, аның шигырьләрен кечкенәдән тыңлап үсүебез турында әйтте. Бәйрәмдә чыгыш ясаучы балаларга, “Моңлы Тукай теле” конкурсында җиңүчеләргә, аларның җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре әйтте, туган телебезне зурлау, аны үстерү юнәлешендә эш алып барасыз, ди.

“Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров һәрвакыттагыча сәнгатьле итеп шигырь сөйләде. “Чишмә” берләшмәсе әгъзалары да – Мәһәрша Вәлиуллова, Гүзәл Талипова, Гөләндәм Кәбирова шигырьләр укыдылар.

Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Бергәләшеп “Туган тел”не башкару – тагын да күңелләргә ямь бирде.


Розалия Мостафина тексты һәм фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев