Лениногорскида Гражданнар сугышы героена плитә урнаштырачаклар
Гражданнар сугышы герое, комсомолчы Александр Кондратьев Лениногорск районында җирләнгән.
Аның һәлак булган урыны - Ивановкага бару юлында Ачык, ялан тау – Лысая гора дигән җирдә.
Узган ел Ветераннар Советы инициативасы белән комиссар, гражданнар сугышы герое Александр Александрович Кондратьевка аның һәлак булган көнендә – 10 октябрьдә истәлек ташы куелган иде.
Күптән түгел, 8 июньдә, ветераннар Советына Әфган вакыйгаларында катнашучы, "Сугышчан туганлык" Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстанк төбәк бүлеге башкарма комитеты әгъзасы Вил Фәрих улы Галиев әлеге истәлекле таш өчен плитә тапшырды, дип хәбәр итә Ветераннар советы рәисе Галия Хәлимова.
Тиздән бу истәлекле урынны ачу булачак.
фото: Г.Хәлимовадан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев