Лениногорскида ягу сезонына әзерлек эшләре тәмамлану алдында
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ягу сезонына әзерлек эшләре тәмамлану алдында

Билгеле булганча, бездә – җылылык белән тәэмин итүче – ул Лениногорск җылылык челтәрләре, алар карамагында 20 котельный.

“Безнең карамакта 15 котельный – шәһәрдә, 5се – районда: Шөгердә – өчәү һәм Бәкердә – икәү. Алар барысы да заманча, блоклы-модульле. Мондый объектлар шәһәрдә 4 ел элек барлыкка килә башлады. Алар хезмәт күрсәтүдә уңайлы, автомат режимда, операторлар катнашыннан башка эшлиләр”, - дип сөйли Лениногорск җылылык челтәрләренең (ЛТС) производство-техник бүлеге начальнигы Алсу Закирова.

Бүгенге көндә предприятиенең 19 котельные йортларны-фатирларны җылылык белән тәэмин итәргә тулысынча әзер. Ә берсе - әлегә эшләтеп җибәрү-көйләү режимында. Ул 12 нче котельный, анда масштаблы реконструкцияләү эшләре башкарылды. 
Алсу Закирова әйтүенчә, әлеге котельный шәһәрдәге бик күптәнге иде, 1978 елдан бирле эшләүче. Анда пар котеллары торган. Һәм менә иске үрнәктәге җылылык объекты урынына яңа блоклы-модульле котельный төзеделәр. Мондый мөмкинлек Татарстан Рәисе, Лениногорск районы башлыгы, Газлаштыру фонды җитәкчелеге ярдәме белән барлыкка килде. Аны яңарту өчен 163 млн сум бүлеп бирелгән.

12нче блок-модульле котельный дүрт котел белән тәэмин ителгән. Җәй айлары дәвамында яңа җылылык модульләре, шулай ук трансформатор подстанцияләре, төтен торбалары монтажланган, яңа электр һәм җылылык челтәрләре үткәрелгән. Шунысын да әйтергә кирәк: 12 нче котельный шәһәрнең мөһим  объектларының берсе булып тора, ул 43 торак йортны, ике мәктәпне һәм дүрт балалар бакчасын җылы һәм кайнар су белән тәэмин итә. Әлбәттә, үз вакытында эшләтеп җибәрү мәсьәләсе күп кенә халыкны борчый.

"Бүген яңа котельный җибәрү-көйләү режимында. Ул кайнар су белән тәэмин итә, әмма җылылык бирү буенча кайбер нечкәлекләр бар, алар хәл ителү юлында. Безнең бурыч - яңа система өзеклекләрсез эшләсен өчен барысын да эшләү», - дип сөйләде Алсу Закирова.

Кайда язарга

Лениногорск халкы ягу сезоны уңышлы гына башланыр дип өметләнә. Җылылык җибәрелгән, ә фатирда салкын булган очракта нишләргә? Мондый хәлдә идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр реакция юк икән - Дәүләт торак инспекциясенә, ЖКХ ГИС яки «Дәүләт хезмәтләре»ндә кире элемтә платформасы аша шикаять бирергә. Инспектор тикшерү уздырачак.

Кайчан бирелә

Торак йортларда һәм социаль объектларда җылылык һаваның уртача тәүлеклек температурасы биш көн рәттән +8 градустан түбәнрәк торганнан соң җибәрелә. Җирле хакимият мондый температура режимы урнаштырылганнан соң алтынчы көнне карар кабул итә. Башта җылыны социаль объектларга – мәктәпләргә, хастаханәләргә, балалар бакчаларына, аннары торак йортларга, предприятие-оешмаларга бирәләр.

 

 

 


Нет комментариев