Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида яңа туган балаларга киңәйтелгән неонаталь скрининг ясыйлар

Неонаталь скрининг- яңа туган сабыйларны тоташ лаборатория тикшерүенең медицина диагностик технологиясе.

 

Неонаталь скрининг 36 төрдәге  генетик аномалияләрне ачыклый, дип хәбәр итә Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте.  Бала тугач, ике тәүлектән соң аның аяк табаныннан проба алына. Вакытыннан алда туучыларның 7 тәүлектән соң.

Мондый программа РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2023 елның 1 гыйнварыннан кертелгән.

Лениногорскида неонаталь скрининг кысаларында, яңа туган балалардан 50дән артык проба алынган. Нәтиҗәләр Балалар хастаханәсенә җибәрелә, әгәр алга таба дәвалау кирәксә, педиатрлар дәвалау билгели.

Гыйнварда алынган 55 пробадан генетик авырулар ачыкланмаган.

 

https://vk.com/crb_leninogorsk?w=wall-196122368_855

фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев