Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Янгын куркынычсызлыгы - балалар күзе белән» бәйге җиңүчеләрен ачыкладылар

Шәһәр һәм район мәктәбендә укучы балалар өчен «Янгын куркынычсызлыгы - балалар күзе белән» дип аталган бәйге игълан ителгән иде.

 Бәйгегә йомгак ясалды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге, әлеге бәйгегә йомгак ясап, балаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Жюри хөкеменә Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләре 1-5 сыйныф укучыларының 186 эше тәкъдим ителде. 

Бүләкләү тантанасын Лениногорск муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика эше бүлеге башлыгы Дамир Вилданов үткәрде.

Бу аеруча мөһим темага булган сәнгать бәйгесендә беренче урынны  4 нче мәктәпнең 4 А сыйныфы укучысы Илшат Идиятуллин яулап алды, аңа бүләккә  «яндекс станция» «акыллы» колонка тапшырылды.

 Икенче урын өчен 5 нче мәктәпнең 2 а сыйныфы укучысы София Салдаевага смарт-сәгать бүләк иттеләр.

Өченче урынга 8 нче мәктәпнең 2 б сыйныфы укучысы Илназ Зарипов чыкты, аңа чыбыксыз наушниклар тапшырылды.

Бүләкләү барышында Дамир Вилданов барлык малайларга һәм кызларга тырышлыклары, осталыклары һәм талантлары өчен рәхмәт белдерде. Балалар янгын куркынычсызлыгы темасына рәсем ясаганда, үзләренең күп эзләнгәнлекләрен, бу темага китап-журналлардан укыганнарын әйттеләр. Шуңа күрә куркынычсызлык кагыйдәләрен хәтерләрендә яхшырак сеңдереп калдыруларын да белдерделәр. 

Ә Дамир Равилевич балаларның ут белән шаяруыннан килеп чыккан янгыннарны кисәтүгә юнәлдерелгән аңлату, бу юнәлештә  даими эш алып барган педагогларга аерым рәхмәт белдерде.

 

фотода: беренче урын алучы Идиятуллин Илшат

фото: Д. Вильдановтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев