Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида илкүләм проект кысаларында күперне реконструкцияләү тәмамланды

Күпер реконструкциядән соң транспорт инфраструктурасын сизелерлек яхшыртты.

Лениногорскида бу елның апрель аеннан Октябрьская урамындагы Камышлы елгасы аша күперне реконструкцияләү башланган иде. Ул  берничә ай дәвам итте һәм күптән түгел эшләр төгәлләнде, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Күпер реконструкциядән соң транспорт инфраструктурасын сизелерлек яхшыртты.

Ремонтлау барышында  конструкцияләрне ныгыттылар, өслекләрне яңартттылар, яңа киртәләр куелды  һәм тротуар ясалды.

Хәзер күпер ышанычлы һәм транспорт өчен дә, җәүлеләр өчен куркынычсыз.  Шулай ук күпернең тирә-ягында төзекләндерү эшләре башкарылды. Күперне ясаганда шәһәр халкына бераз уңайсызлык туды тууын, аның каравы сыйфатлы күпер барлыкка килде.

Әлеге эшләрнең подрядчысы – «Строймонтаж-Сервис» җәмгыяте, участокның озынлыгы 70 п.м.

 Ремонт эшләре «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында башкарылды.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2339778.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев