Лениногорскида имин булмаган гаиләләрне кисәтү турында сөйләштеләр
Лениногорскида балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды.
Чара район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков рәислегендә узды. Утырыш эшендә шулай ук балигъ булмаганнар эшләре буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, мәктәпләр һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Утырышта ике төп мәсьәлә каралды:
Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча законнарны үтәү өлкәсендә районның опека һәм попечительлек секторы эшенең торышы һәм Имин булмаган гаиләләрне кисәтү һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне социальләштерү эшен оештыру.
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Марина Маркелова хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Лениногорск районында 13 374 балигъ булмаган бала яши. Опека һәм попечительлек секторында 205 бала исәптә тора.
2025 елда гаиләләргә тәрбиягә 27 бала урнаштырылган.
Докладта ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән ата-аналар белән эшләүгә, балаларны гаиләләренә кайтаруга аерым игътибар бирелде.
Утырышка йомгак ясап, Илсөяр Гарифуллина мәгариф учреждениеләре җитәкчеләрен һәм авыл җирлекләре башлыкларын балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышына игътибарлырак булырга чакырды.
Балигъ булмаганнар яки авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр ачыкланган очракта, ул балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиягә кичекмәстән мәгълүмат бирергә киңәш итте. Ул ата-аналар һәм балалар белән әңгәмәләр үткәрергә, имин булмаган гаиләләрне контрольгә алырга , бергәләп, көчләрне берләштереп эшләргә кирәгенә басым ясады.
Фото муниципаль район сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев