Лениногорскида иң яхшы яшь техникларны сайладылар
«Татнефть» компаниясенең Нефть музее «Нефть Кулибины» балалар техник иҗаты конкурсына йомгак ясады.
Иң креатив яшь инженерларның исемнәрен күргәзмә ачылышында атадылар, анда авторлар үзләренең уйлап табуларын шәхсән тәкъдим иттеләр.
Конкурс икенче ел уздырыла һәм күркәм традициягә әверелә бара. Проектның финалын яңадан бөек механик Иван Кулибинның туган көненә туры китерүләре символик мәгънәгә ия.
“Бүген үзләрен иҗатта сынап караган балаларга фәнне алга этәрергә насыйп булды. Мөгаен, нәкъ менә шулар ярдәмендә безнең ятмалар үсешнең яңа әйләнешен алачаклар. Быел катнашучыларның эшләре сизелерлек катлауланды һәм кызыклырак булды», — дип ассызыклады музей мөдире Ирина Фатыйхова.
Күргәзмә ачылышында балалар макетларны эштә дә күрсәттеләр. Мәсәлән, 5 нче мәктәп укучысы Илья Юртаев штангалы тирән насосның гамәлдәге моделен тәкъдим итте. Металл конструктордан качалка-станок булдыруга аны туган як пейзажлары илһамландырган.
6 нчы мәктәптән Камил Кәримов «Татнефть» символикасы төшерелгән бензовоз тәкъдим итте. Модельнең нигезен яшь инженер «Лего» детальләреннән җыйган, ә корпусны һәм цистернаны картоннан һәм бамбук таякчыклардан ясаган. Машина технологик яктан яхшы килеп чыккан: ул пульттан идарә ителә.
«Татнефть һәм балачак. Киләчәк белән диалог” проектында катнашучы 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең эшләре кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты.
Музей хезмәткәрләре белән бергә конкурска «Татнефть» Корпоратив университетының корпоратив мәдәниятне һәм яшьләр сәясәтен үстерү үзәгенең әйдәп баручы белгече Илья Лебединцев нәтиҗә ясады. Ул балаларның чын күңелдән көнкүрештә файда китерә торган әйберләр булдырырга теләвен билгеләп үтте.
Файдалы хезмәт өчен – файдалы бүләкләр. Яшь Кулибиннарга конструкторлар җыелмалары бүләк ителде. Хәзер аларның киләсе ел күргәзмәсе өчен проектлар өстендә эш башлау өчен бөтен кирәкле әйберләре бар.
Анастасия Егорова
Фото Сергея Трусова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев