Лениногорскида «Җиңү вальсы» акциясе узачак
«Җиңү вальсы» - Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган.
Акция Россиянең төрле почмакларында Җиңү көне алдыннан уза. Лениногорскида быел өченче мәртәбә үтәчәк.
Оештыручылар әйтүенчә, быел акция 5 майда өч мәйданчыкта узачак.
10.00 сәгатьтә - Картлар һәм инвалидлар йортында
11.30 - "Долголетие" социаль ярдәм үзәгендә
13.00 - үзәк мәйданда.
Димәк, 5 май көнне үзәк мәйданга килеп, "Җиңү вальсы" акциясендә катнашырга, күрергә була. Шулай итеп, Бөек Җиңү өчен, җирдә тынычлык өчен үз гомерләрен кызганмаганнарга хөрмәт күрсәтә алырбыз.
фото: "Лениногорск-информ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев