Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Йолдызлык» фестиваленең жюри әгъзалары яшь талантларга мастер-класс уздырды

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестиваленә әзерлек кысаларында мастер-класс Лениногорск Мәдәният сараенда узды.

 

«Проектның жюри әгъзалары белән традицион иҗади очрашулар бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм авылларында үтә. Дәресләр өч юнәлеш – вокал, хореография һәм конферанс буенча оештырылды», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Мастер-класслар республика районнары вәкилләре соравы буенча, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уза. Педагоглар мастер-классларны инде әзерләнгән номерны камилләштерү һәм файдалы тәкъдимнәр алу мөмкинлеге дип саный.

Лениногорскида узган очрашуда фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов яшь талантлар белән актерлык осталыгы буенча дәресләр уздырды, яшь биючеләр ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова һәм «Дорога из города» бию театры җитәкчесе Айрат Баһаветдиновтан дәресләр алды. 

«Йолдызлык» арт-резиденциясенең сәнгать җитәкчесе Дмитрий Платонов конферанс буенча өйрәтүләр уздырды. Вокал буенча Сергей Безруков җитәкчелегендәге Мәскәү Губерна театрының труппа мөдире Алина Ивах эшләде.

Дмитрий Туманов сүзләренчә, районнардагы педагогларның һөнәри күнекмәләрен баетуда кызыксынулары зур. «Безнең республикада  вокал, хореография мәктәбе бар. Әмма педагоглар үзләре номерлар куйганда, кайбер авырлыклар кичерә. Аларга сәхнә тәҗрибәсе, актерлык һәм режиссерлык осталыгы җитми. Әлбәттә, дүрт сәгать эчендә бу осталыкны тулысынча җиткереп булмый. Әмма мондый очрашулар безне республикада балаларыбыз өчен тулы кыйммәтле һәм күпкырлы өстәмә белем булдыру һәм аны җиткерү максатына якынайта», - ди ул.

«Безнең балалар "Созвездие" фестивалендә аңа нигез салынганнан бирле катнаша. Әлбәттә, елдан-ел бер үк техниканы куллану куркынычы бар. Мондый очрашулар гел хәрәкәттә булырга, эш алымнарын яңадан карарга һәм номерларны тәкъдим итүнең яңа юлларын табарга булыша. Мастер-класслар бик рухландыра», - ди Лениногорскиның «Империя» үрнәк бию ансамбле  җитәкчесе Ольга Малыхина.

 

фотолар: https://vk.com/yoldrt?w=wall-767579_37972

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев