Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида йорт ишегалларында эшләр һәм күпфатирлы йортларда ремонт башланды

Лениногорск шәһәрендә йорт ишегалларын төзекләндерү ниятеннән “Безнең ишегалды” программасы буенча эшләр башланды.

Быел Лениногорск шәһәрендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча “Безнең ишегалды” программасы нигезендә, 19 йорт ишегалды төзекләндереләчәк.

Бу атнада эшләр шәһәрнең Набережная урамы, 10нчы йорт һшм Школьная урамы, 9нчы йорт ишегалдында башланды. 

Әлегә ишегалдында казу эшләре, ә бик тиздән яңа төсмер алачак. Төзекләндерү барышында ишегалларында яңа тротуарлар ясалачак, эскәмияләр, чүп контейнерлары куелачак. Шулай ук ишегалдында яңа яктырткычлар кую планлаштырыла. 

Эшләр башланыр алдыннан күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән эшләрнең проектлаучылары, идарәче компания вәкилләре белән очрашулар узды. 

Халык үзе яшәгән йорт ишегалларына битараф түгел. Алар ишегаллары уңайлы да, җайлы да булсын дип кайгырта. Әйтик, Ленинград урамы, 29, 29 “А” һәм 31нче йорт ишегалддында халык үзгәртергә теләгән урыннар күп иде. Монда кер элә торган урын бик ташландык хәлдә. Алар күп урынны алып тора һәм кулланылмый да диярлек. Яшәүчеләр бу урында парковка урыны булса, яхшырак булыр иде, ди. 

Куйбышев урамы, 33нче һәм 35нче йорт территориясендә яшәүчеләр яшеллек күбрәк булуын тели. Шулай ук уен комплекслары да урнаштырырга сорадылар. 

Башкарма комитетта аңлатуларынча, проектларга лениногорскилыларның теләкләрен исәпкә алып үзгәрешләр кертәчәкләр , әмма һәр ишегалдының үзенчәлекләре һәм мөмкинлекләрен дә исәпкә алачаклар, шулай ук бүлеп бирелгән бюджет та монда роль уйный. 

Йорт ишегаллары белән шәһәрдәге күпфатирлы йортларда да капиталь ремонт башланды. Быел республика программасы нигезендә 17 йорт ремонтланачак, шуның алтысында эшләр башланды. 


Саннар

Лениногорскида  “Безнең ишегалды” программасы ярдәмендә биш ел эчендә 156 йорт ишегаллары төзекләндерелгән. 
Татарстанда  программа кысаларында 2026 елда күпфатирлы йортларда 561 ишегалды төзекләндереләчәк.
“Безнең ишегалды” республика программасы 2020 елдан гамәлгә керде.
2025 елда безнең шәһәрдә 18 ишегалды яңартылды.

 

Фотолар: ЛМР сайтыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев