Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида юлдан читтә мототранспорт чараларын йөртүчеләр имтихан тапшырды

Имтихан ике өлештән торды.

Лениногорск Гостехнадзор  бүлеге  инженер-инспекторы Ильнур Галимов һәм Бөгелмә муниципаль районы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге дәүләт инженер-инспекторы Сергей Попов юлдан читтә мототранспорт чараларын йөртүчеләрдән имтихан кабул иттеләр.

Имтиханның теоретик өлеше учреждениенең уку кабинетында узды, анда курсантлар имтихан билетларын компьютерларда электрон кушымтада чиштеләр. Шуннан соң имтиханның практик өлеше узды, кар-сазлыкта йөри торган машина йөртеп карадылар.

Гариза биргән 15 курсантның барысы да имтиханны уңышлы тапшырды.

Материалларны Дәүләт техника күзәтчелеге бүлегенә тапшырганнан соң, алар АІ категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачаклар.

 

фотолар: И.Галимовтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев