Лениногорскида «Калфак - милләт көзгесе» чарасында катнашучылар калфак ясап карады (+фотолар)
Лениногорскида «Калфак - милләт көзгесе» дигән милли чара беренче тапкыр үтте.
Чараны Лениногорскиның Туган якны өйрәнү музее белән Лениногорск Балалар музыка мәктәбе берлектә уздырдылар.
Туган якны өйрәнү музее территориясендә – ачык һавада узгач, шул тирәдән үтеп китүчеләр дә кызыксынып килеп карап киттеләр.
Калфаклар чигү буенча осталар үз эшләрен тәкъдим итте.
Музей хезмәткәрләре халыкка һәм кунакларга татар милли киеменең һәм баш киеменең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, ул гасырлар дәвамында гардероб детале генә түгел, ә татар халкының мәдәни традицияләренең чагылышы да булып тора. Биредә шулай ук татар йорты интерьеры күргәзмәсе дә күрсәтелде. Музыка мәктәбеннән килгән талантлар халык уен коралларында уйнап, күңелләргә моң кертте.
Калфак ясау буенча мастер-класста барлык теләүчеләр үз куллары белән бу традицион баш киемен ясый һәм истәлеккә алып китә алдылар.
«Татарстанда җәй» проекты дәвам итә.
фотолар: ЛМР сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев