Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Халык контроле"системасы буенча килгән гаризаларның 68 проценты үтәлгән

Мэриянең утырышлар залында Татарстан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының кулланучылар белән үзара бәйләнешне координацияләү бүлеге башлыгы Рөстәм Низамиев катнашында «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына беренче яртыеллык дәвамында кергән гражданнарның гаризаларын хәл итү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

 

 Лениногорск муниципаль районының «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына килгән хәбәрнамәләрне карау буенча башкару дисциплинасының торышы турында Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре Башкарма комитеты, хезмәтләрнең һәм бүлекләрнең җаваплы хезмәткәрләре хәбәр итте.

2022 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 5 июленә кадәр системада барлыгы 1043 гариза бастырылган, 718 гариза «гариза хәл ителгән» дигән статуска ия, бу 68 процент тәшкил итә. Гражданнардан килгән мөрәҗәгатьләрнең күбесе юлларның начар торышына, шул исәптән җәяүлеләр тротуарларының торышына, территорияләрне төзекләндерүгә кагыла. Урамнарны яктырту, торак-коммуналь һ.б. буенча мөрәҗәгатьләр бар.

2022 елның 7 июленә 223 гаризаны үтәү планлаштырыла. Барлык гаризалар да район җитәкчелеге контролендә.

Рөстәм Низамиев Лениногорск районының лениногорскилылардан килгән мәсьәләләрне хәл итү буенча эшен яхшы бәяләде. Хәл ителгән гаризалар 68%  –  бу республика буенча начар күрсәткеч түгел, дип билгеләп үтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев