Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Тере классика" Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль туры җиңүчеләре билгеле булды

Лениногорскиның 11нче гимназиясе һәм Шөгердәге Чкалов исемендәге мәктәптә, “Тере классика” дип исемләнгән Халыкара әдәби бәйгенең муниципаль туры булып үтте.

Әлеге бәйгедә 5-11 сыйныф укучылары проза жанрында осталыгын күрсәтте. Ә 5нче мартта исә, бу бәйгенең йомгаклау этабы булды. Әдәби ярышка йомгак ясау балалар иҗат йортында узды. Анда шәһәр һәм район мәктәпләреннән, нәфис әдәбият белән аеруча кызыксынучы 49 укучы бала катнашты.

   “Тере классика” – Россия буенча уздырылучы иң зур әдәби проект ул. Мәктәп укучылары аңа ярты ел буе әзерләнде. Үзләренә ошаган әсәрдән өзекләр сайлап, аны яшьтәшләре һәм бәйгене бәяләүче жюри әгъзалары каршында сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.   Чыгышлары тыңлаучыларны да, жюри әгъзаларын да  җәлеп итәрлек булырга тиеш иде. Жюри әгъзалары укучыларның әзерлекләре югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте.

  Халыкара бәйгенең муниципаль турында беренче урынны 6нчы мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Ксения Блажнова яулады. Икенче урында – 3нче  урта мәктәпнең  8нче сыйныфыннан Валерия Османова, өченче урынны 2нче урта мәктәпнең 5нче сыйныфында укучы Тимур Мөхәммәтов алды. Шулай ук тагын бик күп нәфис әдәбият сөюче балалар бәйгенең призларына лаек булдылар. Әдәби бәйгедә катнашкан һәркемгә алга таба да уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев