Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида кискен респиратор вируслы инфекцияләр кими башлады

Лениногорск районында декабрь аенда вируслы инфекцияләрнең артуы күзәтелде, ә хәзер бераз кимүгә таба китте.

 


Авыручы олылар һәм балалар арасында ОРВИ стабильләште, дип хәбәр итә Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Гаязов.

“Шулай ук грипп та әлегә бераз чигенде. Соңгы атнада Лениногорск районы территориясендә теркәлмәде. Лениногорскилыларның прививка алулары да моңа йогынты ясагандыр”, - ди Рамил Гаязов.

Гриппка каршы вакцинация тәмамланган. Грипп буенча прививка кампаниясе 2022 елның августыннан декабрь аена кадәр барган. Баш табиб урынбасары Рамил Гаязов белдергәнчә, 35 меңнән артык лениногорскилы прививка ясаткан.

 

  • Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең регистратура телефоннары:  5-06-68, медсанчасть: 5-24-53, балалар поликлиникасы:  5-10-00, 5-16-07.
  • Ашыгыч ярдәмне 112, 03, 8-85595-5-03-23 телефоннары буенча чакырырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев