Лениногорскида коронавирус йоктыруның янә антирекорды теркәлде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида коронавирус йоктыруның янә антирекорды теркәлде

Татарстанда бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны - 3 мең 621.

Шуның 103 очрагы - Лениногорскига туры килә. Менә берничә көн рәттән, аерым алганда, 15 февральдә Лениногорскида - 49 очрак, 16 февральдә - 31, 17 февральдә 103 очрак теркәлде.

17 февральгә булган мәгълүматка караганда, бер тәүлектә Татарстанның 42 районында ковид ачыкланган. Азнакайда - 67 очрак, Әлмәттә - 246, Бөгелмәдә - 51, Ютазыда - 70, Алабугада - 107, Чаллыда - 531, Нижнекамскида - 255 очрак теркәлгән.

Татарстанда эпидемия башланганннан алып ковидның  84 250 очрагы билгеле.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирустан тагын алты үлем очрагы теркәлгән. Пандемия вакытында республикада инфекция корбаннарының гомуми саны 1 679га җитте, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.


Нет комментариев