Бүгенге көндә Лениногорскида коронавируска каршы вакцинаның ике этабын да 150 дән артык кеше ясаткан.
Прививканы үзәк район хастаханәсе поликлиникасыннан тыш, медсанчасть поликлиникасында да ясатып була.
Әлбәттә, алдан язылу буенча. Телефоннар: 5-05-15, 5-03-75 (ЦРБ поликлиникасы)
9-09-50 - медсанчасть поликлиникасы.
Прививка ясар алдыннан пациентны тикшерәләр, махсус бланк тутырыла.
"Гам-Ковид-Вак" вакцинасы - ике компонентлы. Монысын берьюлы 5 препаратны эретмиләр, шунлыктан берьюлы 5 кешене дә чакырырга кирәкми. Һәр флакон 1 кешегә исәпләнгән.
Бүгенге көндә вакцина Лениногорскига берничә этаплап кайтарылды, барлыгы 1000нән артык доза кайткан.
Нет комментариев