Лениногорскида коронавирусның яңа очрагы расланды
Татарстанда узган тәүлектә Covid-19 диагнозы белән авыручы 40 кеше ачыкланган, шуның берсе Лениногорскига туры килә. Авыручыларның барысы да контакт нәтиҗәсендә.
8 кеше хастаханәдә, 32 кеше өйдә дәвалана.
Яшь төркемнәре буенча карасак: 18 яшьтән 30 яшькәчә – 2 очрак; 30 яшьтән 50 яшькәчә – 15;
50 дән 60 яшькә кадәр – 14 очрак; 60 яшьтән 70кә кадәр – 6; 70 яшьтән 80гә кадәр - 3 очрак теркәлгән.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казанда – 10, Чаллыда – 12 очрак; Азнакай, Әлмәт, Биектау, Лениногорск , Питрәч районнарында берешәр очрак; Түбән Кама – 11 Тукай районы – 2 очрак теркәлгән.
Республикада Covid-19 инфекцияне йоктыруның барлыгы 4 192 очрагы теркәлгән. шуларның 3059 кеше терелгән, шул исәптән 32е узган тәүлектә терелгән, 1 121 кеше дәвалануын дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев