Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде, җиңүчеләр билгеләнде

Лениногорскида ике көн дәвамында Балалар иҗат йортында “Куркынычсыз тәгәрмәч” конкурсының муниципаль этабы барды.

Быел конкурс ЮХИДИ-ДАИның 90 еллыгына багышланды. Бәйгедә 16 команда сынашты. Алар шәһәр һәм район мәктәпләренең яшь юл хәрәкәте инспекторлары оешмасында торучы кызлар һәм малайлар. 

Беренче көнне алар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәтте, иҗади бирем дә булды. 

Икенче көнне исә катнашучылар автошәһәрчектә фигуралы велосипед йөртү буенча үзләренең  практик күнекмәләрен күрсәттеләр.

Нәтиҗәдә, беренче урынны 12нче лицей алды.

2нче урында – 4нче мәктәп.

3нче урында – 5нче мәктәп.

4нче урында – 13нче мәктәп. 

5нче урында – 8нче мәктәп. 

Җиңүчеләргә  кыйммәтләр бүләкләр тапшырылды.
Ә җиңүче командага исә республикакүләм бәйгедә Лениногорск данын якларга кирәк булачак. 

Фотолар: Лениногорск ГАИ бүлегеннән


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев