Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Логос» психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге капиталь ремонттан соң ачылды (+фотолар)

Лениногорскида 1999 елдан эшләп килүче «Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә «өй туе».

 

Бүген үзәкне капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә ачтылар.

Үзәкне ачу тантанасында Татарстан Яшьләр эшләр министры Тимур Сөләйманов, Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, капиталь ремонт эшләрен башкарган подрядчы оешма, психологик үзәк хезмәткәрләре, волонтерлар, яшьләр катнашты.

Бина капиталь ремонттан соң бик матурайган, элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел. Бина ерактан ук үзенә тартып тора, монда керү өлеше яңартылган.  Тәрәзәләр, ишекләр, электрүткәргечләр, сантехника барысы да, эчке яктан дизайн да заманча, яшьләрчә. Кабинетларга өр-яңа җиһазлар куелган, ул йомшак креслолар, дәрес үткәрү залында өстәл-урындыклар – уңайлы. Гардероб өчен дә аерым бүлмә барлыкка килгән. Зур булмаган аш бүлмәсе дә ясап куелган. Мондый заманча бина Лениногорскида беренче, диделәр.

«Логос» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәгендә капиталь ремонт эшләре  республика бюджеты хисабына башкарылган. Ремонт эшен «Омега плюс» җәмгыяте башкарган.

Үзәк директоры Ольга Ященко ремонт эшләре өчен бик шат булуын һәм зур рәхмәт сүзләрен Яшьләр министры Тимур Сөләймановка җиткерде. Кыскача гына үзәк эшчәнлеге белән таныштырды. “1999 елдан бирле үз эшебезне алып барбыз, авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтәбез, алкоголизм, наркомания һәм хокук бозуларны, СПИД, суицид, терроризм, экстремизм һ.б. профилактика буенча эш алып барыла. 2021 елда гына төрле юнәлешләр, төрле категорияләр буенча безнең үзәктә 9 меңнән артык кеше булган. Монда 14 яшьтән 35 яшькә кадәргеләрне кабул итәбез”, - ди ул.

Тимур Сөләйманов биредә шөгыльләнүче яшьләр белән аралашып алды.

Розалия Мостафина фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев