Лениногорскида мәктәп спорт клублары арасындагы Бөтенроссия бәйгесенең региональ ярышларында - 12нче лицей призлы урында
Лениногорскида мәктәп спорт клублары арасындагы Бөтенроссия бәйгесенең региональ ярышларның финалы узды.
Финал ярышларында Лениногорск, Балык Бистәсе, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Баулы, Саба, Казан, Яр Чаллы муниципаль берәмлекләреннән 9 команда катнашты.
Мәктәп спорт клублары уеннары программасына 8 төр ярышлар кертелгән: җиңел атлетика буенча күп төрле ярышлар, өчкә-өч уенчы катнашында баскетбол, шашка, компьютер спорты, мини-футбол, тег-регби, городки, брейнг-ринг. Шәһәребезнең 12 нче лицее командасы бу ярыш төрләренең бөтенесендә яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
Шәһәребез бу ярышларны киң колач белән каршы алды, чөнки бәйгеләрнең барысы да бер урында булмады, алар өчен мәйданчыклар Лениногорскиның 11нче гимназиясендә, нефть техникумында, балалар иҗат йортында, 1 нче спорт мәктәбендә, “Яшьлек” спорткомплексында хәстәрләп куелган иде. Бер спорт залында баскетбол, мини-футбол уйнасалар, икенче урында городки, тег-регби бәйгесе булды. Республиканың төрле төбәгеннән килгән мәктәп балалары өчен бу шәһәр белән танышу сыман да килеп чыкты.
Ярышларда 3 нче урынны алган Лениногорскиның 12 нче лицей командасы 12 мәктәп укучысы, 6 малай һәм 6 кыздан торды. Гомуми команда буенча призлы урын алудан тыш, аларның шәхси җиңүләре һәм призлы урыннары да бар.
Җиңел атлетиканың берничә төре буенча 1 нче урыннарыны яулаган Тимерлан Абдуллин, Анастасия Кожевникова, 2 нче урынга чыккан Ярослав Анашкин һәм шулай ук призлы урыннарны яулаган Лия Гәрәева, Егор Иванов, Лера Паймухина, Кира Чиркунова, Айнур Гимадиев, Ксения Мамыкина, Рамина Фәрхетдинова, Александр Коршин, Матвей Кирдянов шул ук лицей командасы вәкилләре.
Аларның җитәкчеләре – 12 нче лицейның физик тәрбия бирү җитәкчесе һәм мәктәптә эшләп килүче “Патриот” клубын да җитәкләгән Реваль Сабирҗанов.
“Спорт ярышларыннан тыш, бу бәйгедә илебез тарихы буенча белемне ачыклауга да бәйге булды. Интеллектуаль брейн-рингта бирелгән сорауларга санаулы мизгелләр өчендә дөрес җавап табасы иде. Безнең укучылар бу төррдә дә сынатмадылар”,- ди Реваль Наилевич.
Ярышлар республика мәгариф министрлыгы тәрбия идарәсе секторы мөдире Нәфис Хәлиуллин җитәкчелегендә барды.
“Мәктәп спорт клублары уеннары – балаларга үзләрен күрсәтү, физкультура һәм спорт белән дуслашу, сәламәт яшәү рәвешен сайлау мөмкинлеге ул. Уеннар кысаларында яшьләрне патриотик тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә. Мондый бәйгеләр спорт көндәшлеге генә түгел, яңа дуслар табу, тупланган тәҗрибә белән дә уртаклашу да ул. Бу ярышларга интеллектуаль бәйгеләр, компьютер спортын да керттек. Мәктәп спорт клубы ярышларының региональ этабында җиңүчеләр Бөтенроссия бәйгесендә катнашачак”,- диде мәгариф министрлыгы вәкиле.
Бәйгенең илкүләм этабы Кара диңгез буенда – Краснодар краенда узачак.
фотолар: Р. Сабирҗановтан, 12нче лицейдан



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев