Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида медицина хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр (+ фотолар)

Берничә сәгатькә генә булса да, үзләренең ак халатларын салып, матур күлмәкләргә-костюмнарга алыштырдылар медицина хезмәткәрләре. Мәдәният сараенда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.

Әлбәттә, бәйрәм булгач, җыр-биюләрсез һәм бүләкләүләрсез узмады. Җыр ягыннан медицина хезмәткәрләре үзләре дә бик оста икән. Бәйрәм чарасы медсанчасть поликлиникасы шәфкать туташы Гүзәл Шәрипова җыры белән башланды.

Шулай ук хатын-кызлар консультациясе регистраторы Эльза Ямаева җыр башкарды. Балалар стационары хезмәткәрләре һинд биюен башкарып, бәйрәм сюрпризы ясадылар.

Бүгенге көндә Лениногорск сәламәтлек саклау учреждениеләрендә 1350 медицина хезмәткәре эшли. Һөнәри бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров котлады.

“Медицина хезмәткәрләре көнен көтеп алабыз, ул безнең һөнәри бәйрәм. Коллективтагылар бер-берсе белән күрешә, кемнәрдер лаеклы бүләкләр ала,  аларның шатлыгын уртаклашалар. Барлык медицина хезмәткәрләренә, әлеге тармак ветераннарына, кеше сәламәтлеге сагында торучыларның барысына да исәнлек, бәхет телим. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, - диде баш табиб.

Бүгенге көндә Лениногорск районының 3 медицина хезмәткәре МХО зонасында хәрби бурычларын үтиләр.Аларның исән-сау кайтуларын теләде.

Әлбәттә, медицинада хезмәт итүчеләр өчен һөнәри бәйрәм ул – нәтиҗәләр ясау һәм иң яхшыларны бүләкләү. Быел ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән 10 хезмәткәр билгеләнде, республика Сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты 28 хезмәткәргә тапшырылды, район Советының Мактау грамотасы 2 кешегә бирелде,  район Советының Рәхмәте 29 хезмәткәргә белдерелде, Лениногорск хастаханәсенең Мактау грамотасы 20 медицина хезмәткәренә тапшырылды, хастаханәнең Рәхмәт хаты белән 9 кеше билгеләнде.

“РФ Сәламәтлек саклау отличнигы” исемен тире-венерология диспансерының табиб-дерматовенерологы Галина Гарипова алды. Ул хезмәт юлын 1974 елда, Казан медицина институтын тәмамлап кайткач, туган шәһәрендә – Лениногорскида башлый. «Үз эшемне яратам. Хезмәтемне күрә белгәннәре өчен мин бик шат», – ди Галина Гарипова

Мәскәү шәһәреннән килгән җырчы Марк Орловның чыгышы – бәйрәмгә бүләк булды.

 

фотолар: Надежда Красильникова, үзәк хастаханәнең матбугат хезмәте

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев