Лениногорскида җәмәгать транспорты тукталышларын дезинфекциялиләр
Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатыннан, Лениногорскида тукталыш пунктларын дезинфекциялиләр.
Эшкәртү «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» көче белән башкарыла.
Шәһәрдә 3 дезинфекция төркеме эшли, алар якын арада 90 тукталыш эшкәртәчәк. Дезинфекция катнашмасы составына актив хлор керә.
Шулай ук паркларны, скверларны һәм кече архитектура формаларын эшкәртү каралган.
Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәте
Фотолар: http://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1722289.htm


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев