Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мини-футбол буенча язгы Чемпионат үтте

Лениногорскида язгы мини-футбол буенча һәр елны Чемпионат үткәрү- күркәм спорт бәйрәме кебек.

Быел ул 11 апрельдән 20 апрельгә кадәр  дәвам итте һәм  “Яшьлек” спорт комплексында узды.

Мини футболда уналты яшьтән алып, өлкәнрәк яшьтәге уенчылардан торган, ишегалды командалары уйнады.  Премьер лига һәм икенче лига уеннары параллель рәвештә барды. Ике лигада да уеннар әйләнешле системада узды: командаларның һәркайсы бер-берсе белән очрашу үткәрде, шуның нәтиҗәсендә иң көчле команда ачыкланды. Ярышларны мондый ысул белән үткәрү – футболда иң отышлы булып санала.

Бүгенге көндә иң көчле һәм  югары нәтиҗәгә ирешкән команда –“УДМС”командасы булды, алар футбол бәйгесенең чемпионнары. Икенче урынны –  “Ремонтчы, ә өченче урынны “Космос” командалары яулады.
Чемпионнарга һәм призерларга кубоклар, медальләр һәм дипломнар тапшырылды.

Һәр турнирдан соң премьер лига һәм икенче лигада уйнаучы командалар үзгәреп тора: соңгы урыннны алган премьер лигадагы команда түбәнрәк лигага күчә, ә икенче лиганың җиңүчесе киресенчә – премьер-лига уеннарына юллама ала.

Быелгы Чемпионаттан соң  премьер-лигадан иң тотрыклы командаларның берсе булган “Триумф” командасы төшеп калган, ә икенче лигада җиңүче булган “Юнион” – премьер-лигага күтәрелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мини-футбол