Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мобилизацияләнгән хәрбинең яңа туган кызын бала тудыру йортыннан каршы алдылар

Кыз бала 9 февральдә туган.

Лениногорск бала тудыру йортыннан яңа гына әни  булган Миләүшә ханым һәм аның яңа туган кызын чыгардылар.  

Кызның  әтисе хәзерге вакытта хәрби операция зонасында.

Кызчык 9 февральдә 3 кило 470 грамм авырлыкта туган, аңа Риана исеме кушканнар, ул – гаиләдә беренче бала.  

Риананы каршы алу тантанасында Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Гөлнара Вагизова, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров,  ЗАГС бүлеге белгече Кадрия Хәлимова һәм Кашаповлар гаиләсенең якыннары, туганнары килде.

Миләүшә ханымны һәм яңа туган кызны барысы да чын күңелдән котлады, бәбинең исән-сау зур үсүен теләделәр.

Яшь әнигә сабый өчен беренчел кирәк-яраклар тутырылган комплектлар тартмасы  бүләк иттеләр.

Тиздән кызчыкны әтисе дә күрә алачак, ул кыска вакытлы ялга кайта. 

 

Мәгълүмат һәм фотолар: Лениногорск үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев