Лениногорскида мотосезон ачылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мотосезон ачылды

Лениногорск мотоциклчылары берләшмәсе иҗтимагый оешма белән берлектә 2022 елгы мотосезонны ачтылар.

Традицион мотоузыштан тыш, байкерлар бер-берсе белән мотоциклда фигуралы йөрү буенча ярыштылар.

Автомәктәп территориясендә, конуслар ярдәмендә юлларга сызыклар ясадылар. Оештыручыларның берсе Вадим Бушаев әйтүенчә,  мотоциклга ия булган кешеләр елдан-ел арта, ди.

"Һәм без ДОСААФ җәмгыяте белән берлектә сезонны ачуыбыз - без  юл хәрәкәтендә гадәти катнашучылар икәнлекне раслау. Безнең дә гаиләбез, балалар бар, алар өчен җаваплы без", - дип өстәде ул.


мотосезон

Нет комментариев