Лениногорск яңалыклары

"Заман сулышы" газетасы - Лениногорск районы

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида мунча янган

Төтен юлының төзек булмавы янгынга сәбәп булырга мөмкин.

13 июнь көнне 17 сәгать 38 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә шаһитләрдән Лениногорскиның Мир урамында мунча януы турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр урынга килгәндә, мунчаның эчке яктан түбәсе яна торган була, ул 28 кв. метрга җәелгән. Шул ук вакытта янәшәдәге корылмаларга да ут кабу куркынычы булган (2 метр ераклыкта гына торак йорт ). 

Янгын чыгу урынын тиз ачыклау һәм янгын сүндерүчеләрнең җайга салынган гамәлләре ялкын телләренең таралуына юл куймаган, янгын янәшәдәге корылмаларга күчмәгән.

Янгынның сәбәбе – мунча миченең төтен юлының төзек булмавы.

 

фото: янгын сүндерү частеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев