Лениногорскида МХО хәрбиенең никахы теркәлде
Гаилә тормышына аяк басу.
25 апрельдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә Илгиз белән Алия Ялаковлар никахларын теркәделәр, дип хәбәр итә ЗАГС.
Илгиз – СВО катнашучысы, хәзерге вакытта ялда. Аеруча мөһим хәрби бурычларны үтәгән өчен «СВО катнашучысы» медале, «II дәрәҗә фидакарьлек өчен» медале һәм «Жуков медале» белән бүләкләнгән.
Яшьләр ике ел элек дусларының туенда танышканнар. Ул чакта дусларының туенда шулай ук безнең – Лениногорск ЗАГС бүлегенә килгән булганнар. Ул вакытта Илгиз шулай ук чираттагы ялда булган.
Ике арадагы хисләр мәхәббәткә әверелеп, Илгиз Алиянең кулын сораган.
2026 елның 25 апрелендә аларның йөрәкләре, язмышлары бергә кушылды.
Сугышчы хатыны булу – батырлык, ә ир һәм саклаучы, яклаучы булу ул – намус эше.
Алда бары тик тыныч һәм шатлыклы тормыш кына көтсен!
фото: ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев