Лениногорскида наркотиклар белән бәйле вәзгыять киеренке
Наркотиклар белән бәйле вәзгыять безнең районда әле дә кискен кала. Бу хакта мэриядә узган наркотикларга каршы көрәш һәм балигъ булмаганнарны яклау, аларның хокуклары буенча комиссияләрнең чираттагы утырышында да сүз барды.
Узган 10 ай эчендә Лениногорск шәһәре һәм районы буенча наркотик матдәләр сату һәм куллану белән бәйле 74 җинаять теркәлгән. Башлыча җинаятьчеләр наркотикларның синтетик төрләрен саклау өчен тоткарланган. Әлеге төр җинаятьләргә, ягъни наркотик матдәләр сатып алуга моңарчы катнашы булмаган, андый хокук бозулар өчен полиция хезмәткәрләре күзенә чалынмаган 15 кеше беренче тапкыр хөкемгә тартылган.
Әлеге вакыт аралыгында Лениногорск эчке эшләр бүлеге наркотикларга каршы операция һәм акцияләрдә катнашкан: “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” акциясе ике этапта узган, “Мәк” операция кысаларында 6 җинаять ачыкланган. Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тулай торакларны тикшерү, балигъ булмаганнарны тәмәке куллануга җәлеп итүче затларны ачыклау буенча да рейдлар үткәрә.
Шәһәр һәм район уку йортларында ата-аналар һәм укучылар белән тәмәке кулланудан килгән зыян һәм аның нәтиҗәләре турында әңгәмәләр үткәрелә, конкрет мисаллар китереп, тыелган урыннарда тәмәке тарткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турындагы аңлаталар. Балаларга һәм яшьләргә педагогик һәм психологик ярдәм күрсәтүче “Логос” оешмасында шулай ук наркотик матдәләрне профилактикалау буенча чаралар уздырыла.
Комиссия барышында Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов проблеманың аеруча җитди булуына басым ясап, әлеге золымга каршы профилактика чараларын тагы да көчәйтергә, наркотиклар белән көрәшне камилләштерергә кирәклеге, уку йортлары, тулай торакларда, укучылар һәм әти-әниләр белән әңгәмәләр ешрак оештырылырга тиешлеге турында искәртте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев