Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Никифоровлар гаиләсенә фатир алу өчен сертификат тапшырылды

Алар дәүләт программасында катнашканнар.

Лениногорскида яшәүче Анастасия һәм Никита  моннан өч ел элек , 2020 елда гаилә корганнар. Хәзер Никифоровлар гаиләсе ишәйгән, аларның  8 айлык уллары Виталий  үсеп килә.

Гаилә яшь гаиләләргә торак алу өчен ярдәм итә торган программада катнашкан булган. Һәм менә бәхет елмайган да. Мэриядә район башлыгы Рәгать Хөсәенов аларга "Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү" программасы буенча торак алу өчен социаль түләүгә сертификат тапшырды. 

Бу ташламалы ипотека да, кредит та түгел, ә субсидия рәвешендә бирелә, аны кире кайтарырга кирәкми. "Хәзер безнең үз фатирыбыз булачак, рәхмәт дәүләткә", - диләр Никифоровлар. 

Рәгать Хөсәенов аларга гаилә бәхете, үз куышларын булдырып, исән-имин яшәүләрен теләде.

Программа «Татарстан Республикасы халкын сыйфатлы торак белән тәэмин итү дәүләт программасын раслау турында» 2019 елның 3 октябрендәге   Министрлар Кабинеты карары белән кертелә һәм  торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылган яшь гаиләләргә торак сатып алуга социаль түләүләр бирү юлы белән  өстәмә дәүләт ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән.  

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2171387.htm

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев