Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида өченче буын университетының яңа уку елы башланды

Өченче буын университетында укырга җыенучылар өчен уку елының ачылу чарасы узды.

Чара Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә үтте.

Россия пенсионерлар союзының Лениногорск бүлекчәсе җитәкчесе Фәридә Усманова алда булачак курслар, яңа мөмкинлекләр турында аңлатты. 

Катнашучылар төрле укыту программасы – цифрлы грамоталылык һәм пенсионерларның сәламәтлеге, хокуклары буенча лекцияләр, иҗади мастер-класслар турында белделәр. Өлкән буын эшчәнлегенә һәм ял итүне оештыруга аерым игътибар бирелде.

КАтнашучыларны Лениногорск районы башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова, Социаль фондның Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова сәламләде, җиңел укулар теләделәр.

 

фотолар: Фәридә Усманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев