Лениногорскида ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашында туган як тарихын өйрәнү буенча очрашу-конференция үтте
Төбәкчеләр берләште.
Шәһәр ветераннар советында 40тан артык төбәкче катнашында “Шөгер – хәзинәләр ягы” фәнни-практик конференциясе үтте.
Форум Россиядә Халыклар бердәмлеге елында узды.
Конференция эшендә Лениногорск төбәкчеләре белән бергә, Казан, Әлмәт төбәкчеләре дә катнашты. Форумның кунагы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләре белән эшләү комитеты җитәкчесе, Татарстан «Татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» региональ иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Альберт Борһанов иде. Ул күпмилләтле халык яшәгән Татарстан җире турында кызыклы фактлар сөйләде, герой-шагыйрь М.Җәлил турында булган мәгълүматларны баетты.
Конференциядә мәктәп укучылары һәм зурлар тарафыннан милли гаиләләр, сугыш геройлары, Тимәштә җирләнгән дин әһеле Утыз Имәни, безнең районда татар атлары токымының яңадан торгызылуы турында кызыклы, танып-белүчән чыгышлар яңгырады. Аерым алганда, Әлмәттән Әлфия Ямаева, Тимәштән Айрат һәм Венера Габидуллиннар, «Алмакай» ат утары җитәкчесе Фәрит Нәбиуллин, мактаулы гражданин – ветеран Рәсим Гәрәевларның чыгышлары тулы эчтәлекле иде.
4нче мәктәптән Амелия Фазылова чуваш мәдәнияте буенча эзләнү эше алып барган. Ә Маргарита Липатова һәм Марк Авенов мордва мәдәнияте буенча сөйләделәр.
Конференция җиңүчеләре мактау грамоталары һәм китаплар белән бүләкләнде. Альберт Борһанов бу очрашуның кыйммәтен билгеләп үтте, аны оештыручыларга рәхмәт белдерде, туган якны өйрәнү конференциясен уздыруның Лениногорск районы ветераннар советы традициясенә керүен теләде.
фотолар: ветераннар советыннан


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев