Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида ОРВИ белән авыручылар саны арткан

Соңгы атна-ун көн эчендә шәһәр һәм районда салкын тидереп авыручылар арткан, кискен респиратор вирус инфекциясе, диләр аны табиблар. Шушы көннәрдә мэриядә үткән санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышы грипп һәм ОРВИне профилактикалау мәсьәләләренә багышланды. Табиблар әйтүенчә, район һәм шәһәрдә грипп диагнозының рәсми рәвештә рсланган очрагы әлегә юк. Ләкин кискен респиратор вирус инфекциясе...

Соңгы атна-ун көн эчендә шәһәр һәм районда салкын тидереп авыручылар арткан, кискен респиратор вирус инфекциясе, диләр аны табиблар.

Шушы көннәрдә мэриядә үткән санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышы грипп һәм ОРВИне профилактикалау мәсьәләләренә багышланды. Табиблар әйтүенчә, район һәм шәһәрдә грипп диагнозының рәсми рәвештә рсланган очрагы әлегә юк. Ләкин кискен респиратор вирус инфекциясе очраклары шактый. Авыручыларны артуы 5 марттан күзәтелә башлаган. 5-7 март аралыгында балалар бакчасына йөрүче баласы авырып табиб чакырткан, яисә кабул итүгә килгәннәр саны 258 булган, 12 мартта бу сан тагын да югарырак күтәрелгән, бер көн эчендә 187 булган. Шулай да күпчелек авыручыларны мәктәп яшендәгеләр алып тора, мәсәлән, 5-7 мартта авырып табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны - 694. Авыруны туктату өчен кайбер мәктәпләрне карантинга ябу кирәкмәс микән? Мәсәлән, 6нчы, 8нче мәктәпләрдә авыручылар шактый, ди. Киңәшмәдә катнашкан Мәгариф идарәсе вәкиле мәктәпләр ябылмый, һәр сыйныфны аерым караячаклар, авыручылар саны 20 проценттан арткан очракта сыйныфны вакытлыча карантинга ябу мәсьәләсе хәл ителәчәк, ди. Әлеге минутларда бездә 11нче гимназиянең 6 "А" сыйныфы авыручылар күп булу сәбәпле, 13 марттан 16сына кадәр укымый, дигән мәгълүмат бар. Башка мәктәп җитәкчеләренә дә авыруны гел контрольдә тотарга, вакытында тиешле чара күрергә кирәк, диелде.

Кеше күп җылган җиргә бармый торуыгыз да хәерле булачак. Авырган очракта табибка мөрәҗәгать итегез, хәл авыр булганда чакыртырга да мөмкин. Тик табибны озаграк көтәргә туры килүе мөмкин, башка авырулар да бар бит әле, түземле булуыгызны сорыйлар. Ә авырмас өчен тиешенчә тукланырга, саф һавада күп йөрергә, бүлмәне гел җилләтеп торырга һәм витаминнар эчәргә киңәш ителә.

фото: https://yandex.ru/images/search?text=орви%20фото&img_url=https%3A%2F%2Fcdn-images-1.medium.com%2Fmax%2F853%2F1*bKO_XWN4fcRvi8NilXXpCw.jpeg&pos

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев