Лениногорскида пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне укытачаклар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне укытачаклар

“Россия пенсионерлар союзы”ның Лениногорск бүлекчәсе пенсия алды яшендәге һәм пенсия яшендәгеләргә (1968 елгы һәм аннан олырак хатын-кызлар; 1963 елгы һәм аннан олырак ир-атлар) Өченче буын университетында укулар үткәреләчәге турында хәбәр итә.


Укулар компьютер грамоталылыгы нигезләре һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча үткәреләчәк. Гаризаларны 5 февральгә кадәр  Лениногорск Пенсия фонды администраторына калдырырга мөмкин. (Гагарин урамы, 51нче йорт)

Белешмәләр өчен телефоннар: 5-05-45, 5-36-02

Фото: Татар-информ


Нет комментариев