Лениногорскида пенсия яшенә җитеп килүчеләрне укыту дәвам итә
Лениногорскида Мәгариф идарәсенең пенсия яшенә җитеп килүче хезмәткәрләрен «ЭВМ операторы» юнәлеше буенча укыта башладылар.
Пенсия яшенә җитеп килүче гражданнарны мәшгульлек үзәге белән төзелгән контракт нигезендә Лениногорск политехник колледжы педагоглары 2019-2021 елларда Татарстан Республикасында “Демография” илкүләм проектының “Өлкән буын” федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында укытачак. Белем бирү буенча чаралар федераль һәм төбәк бюджеттан финанслана.
Укулар тәмамлангач курсларда катнашучыларга белем алу турында документ тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев