Лениногорскида Россия көне чараларга бай булачак
12 июньдә без Россия көнен билгеләп үтәчәкбез.
Бу көнне Лениногорскида тематик программалар һәм халык күңел ачулары оештырыла. 12 июнь – эшләми торган ял көне булып санала.
“Балерина” фонтаны янында 9.00 сәгатьтә фестиваль башлана. Программада: Татарстан халыклары уеннары, 60нчы, 80нче еллар дискотекасы, мастер-класслар, “Балкыш” фестивале лауреатлары чыгышы.
«Балерина» фонтаны янында 16.00 сәгатьтән концерт программасы башлана, шулай ук триколор ленталары һәм буклетлар тарату, асфальтта рәсем ясау.
Түбән сулык амфитеатрында 20.00 сәгатьтә “Мой любимый чемпион” нәфис фильмын күрсәтү (6+)
Белешмә.
Россия көне – элегрәк ул Россия бәйсезлеге көне, Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көн дип тә йөртелде, Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме, ел саен 12 июнендә билгеләп үтелә. Россия Федерациясе Югары Советы карары белән 1992 елның 11 июнендә РСФСР дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү хөрмәтенә гамәлгә куела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев