Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламовны хөрмәтләп искә алдылар

Украинада хәрби операциядә һәлак булган өлкән лейтенант Дамир Исламовны искә алу узды.

 

Хөрмәтләп искә алуга бик күп кеше килгән иде, алар арасында: иҗтимагый оешмалар вәкилләре, якыннары, туганнары, дуслары, администрация, хәрби комиссариат вәкилләре бар.

7 март көнне өлкән лейтенант Дамир Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкы экипажы Луганск халык республикасының Северодонецк районы Золотое шәһәре тирәсендә урнашкан каршы якның ныгытылган районын штурмлый. Экипаж составында өлкән лейтенант Дамир Исламовтан кала ефрейтор Дамир Галимханов һәм рядовой Иван Цевун булган. Россия хәрбиләре озак вакытлы ут ноктасын, шулай ук дошман ягыннан 10 кешене юк иткән. Сугыш вакытында танкка «Молотов коктейле» эләгә. Экипаж танкка капкан утны сүндерә һәм киредән позициягә әйләнеп кайта. Аннары Россия танкы Украина кораллы көчләренең биш танкы белән атыша, аларның дүртесен юк итә. Әмма Исламовның хәрби машинасы шартлатыла. Экипаж урында һәлак була. Дамир Исламовка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.
 

Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков Дамир Исламовның әнисе Саҗидә Вәлиәхмәтовага чын батыр һәм үз иленең патриоты тәрбияләгән өчен рәхмәт белдерде. Сергей Тимаков  хәбәр иткәнчә, Лениногорскида Дамир Исламов истәлеген мәңгеләштерәчәкләр: Геройлар Аллеясына бюст куелачак. Дамир укыган 6нчы мәктәптә, шулай ук егет яшәгән йортта мемориаль такта куелачак. Мәктәп һәм шәһәр урамнарының берсе шулай ук Герой хөрмәтенә аталачак.

 Саҗидә Вәлиәхмәтова искә алуга килгәнннәрнең  барысына гаиләгә күрсәтелгән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев