Лениногорскида шәһәр эчендә йөри торган автобусларга һәм шәһәр яны автобусларына билет бәяләре артты
Автобус маршрутларына кагылышлы яңалыклар бар.
Шушы елның 1 гыйнварыннан автобус маршрутларында йөрү бәясе артты. Ул хәзер 30 сум.
Шулай ук шәһәр яны (авыл) пассажир автобусларына билет бәяләре артты. Әйтик, Яңа Иштирәккә кадәр - 102 сум, Зәй-Каратайга кадәр - 65 сум, Бәкер санаториеенә кадәр - 96 сум.
Шәһәр урамнарында йөри торган һәр автобус навигация, онлайн-кассалар һәм видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Муниципалитетта Яндекс транспорт системасына тоташтыру буенча эшлиләр, бу эш башкарылгач, лениногорскилылар автобуслар хәрәкәтен чынбарлыктагы вакыт режимында күзәтә алачак.
Моннан тыш тагын бер яңалык – гыйнвардан шәһәр һәм авыл автобусларында бердәм айлык социаль йөртү билетларыннан файдалану мөмкинлеге тәэмин ителәчәк. Ташламалы категориядәге гражданнар, өлкәннәр һәм балалар социаль юл йөрү билетларын Гагарин урамы, 51 адресы буенча урнашкан социаль яклау бүлегендә ала алачак. Белешмәләр өчен телефон 8(85595) 5-08-05, 5-05-40, 6-10-45.
Үзәк базар территориясендә, Ленинградская урамында яңа тукталыш урнаштырдылар. Киләчәктә әлеге яңа тукталышта автобусның килүен күрсәтә торган онлайн-табло куярга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев