Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы филиалын ачу планлаштырыла

«Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале кысаларында Татарстан шәһәрләрендә актерлык осталыгы, вокал, конферансье һәм хореография буенча әйдәп баручы осталардан традицион мастер-класслар узды.

Лениногорскида дәресләр беренче тапкыр үткәрелде. Лениногорск районында мастер-класслар үткәрү инициаторы - күп тапкырлар фестиваль  лауреаты булган Зилә Бикбова.

Лениногорскида дәресләр фестивальнең генераль продюсеры, мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты Дмитрий Туманов, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, җырчы, актриса, продюсер Алина Ивах; Татарстанның һәм Кырымның атказанган артисты Дмитрий Платонов; заманча хореография буенча күп тапкырлар Халыкара конкурсларның Гран-при иясе Айрат Баһаветдинов тарафыннан үткәрелде.

Фестиваль вәкилләре район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очраштылар, анда безнең сәләтле балаларга ярдәм итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды .Аерым алганда, «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы филиалын ачу турында сүз барды.

«Алда әле эшләр күп. Әмма без районның проектны тормышка ашыруда кызыксынуын һәм ихтыяҗын күрәбез», - диде Бикбова.

https://minmol.tatarstan.ru/index.htm/news/2056566.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев