Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида татар теле укытучылары арасында Бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле

21-22 декабрьдә 11 нче гимназиядә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия конкурсы муниципаль этабы үтте.

Бу хакта Мәгариф идарәсе сайты хәбәр итә.  

Әлеге конкурста 8 мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Укытучылар дәрес һәм мастер- класс күрсәттеләр. Алар иҗади фикерләү, инновацион формалар куллануларын,татар теле дәресләрен үткәру методикасын югары дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча 1нче урынны Тимәш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Солтанова Резеда Ризитовна ,

2 нче урынны Иске Писмән мәктәбеннән – Фаррахова Динара Рамиловна,

3 нче урынны- 6 нчы мәктәптән Хакимова Гөлназ Җәдитовна ,  11 нче гимназиядән Галимова Венера Лябиповна алды.

3нче мәктәп укытучысы Мөхетдинова Резеда Фависовна  “Педагог- тикшерүче” номинациясендә, 7 нче мәктәп укытучысы Габидуллина Кадрия Шайхразиевна "Иҗади  педагог” номинациясендә, 5 нче  мәктәп укытучысы Аскарова Әльфия Ядкаровна “Иҗади педагог”номинациясендә, Гобәйдуллина Миләүшә Җәмитовна  «Креатив педагог» номинациясендә җиңү яуладылар. 

https://edu.tatar.ru/l-gorsk/page392707.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев