Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы урынбасары күчмә кабул итү оештырды

Лениногорскида Татарстан Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе начальнигы урынбасары Гөлназ Гайнетдинова лениногорскилыларны күчмә кабул итүне оештырды.

Бу хакта безгә – редакциягә  Гостехнадзорның Лениногорск шәһәре һәм районы буенча баш инспекторы Илнур Галимов хәбәр итте.

Кабул итү Татарстан Гостехнадзор идарәсенең расланган графигы нигезендә башкарылды. Кабул итүгә 6 кеше язылган булган. Әлеге чара  барышында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын дәүләт теркәвенә алу, ягъни исәпкә кую, милекче алмашынган очракта техниканы яңадан рәсмиләштерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алыштыру, механизатор-тракторчыларны укыту буенча белем бирү процессы сораулары каралды. 

Белгеч Гөлназ Гайнетдинова мөрәҗәгатьләрне игътибар белән тыңлады, сорауларны һәр яклап карады, җаваплар, киңәшләр бирде.

Моннан тыш Гөлназ Мөнировна Гостехнадзорның Лениногорск бүлеге ветераны Анна Стенькина белән очрашты, аны юбилее белән котлады, хезмәт еллары өчен Рәхмәт хаты тапшырды.  

 

фотолар: Илнур Галимовтан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев