Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Татарстан мөселманнары арасында узган чаңгы ярышы җиңүчеләре билгеле (+ фотолар)

30дан артык спортчы катнашты.

Узган шимбәдә Лениногорск мөхтәсибәте Татарстан мөселманнары арасында чаңгы ярышы үткәрде.

Мондый ярыш икенче мәртәбә уздырыла. Төрле төбәкләрдән килгән мөселманнар бер-берсе белән аралашып, күркәм нәсыйхәтләр алырга, һәм рухи, шулай ук физик яңарыш алырга мөмкинлек бирүче ярыш бу.

Лениногорск мөхтәсибәте хәбәр иткәнчә, чаңгы ярышына Татарстанның Әлмәт, Мөслим, Лаеш, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Теләче һәм башка  районнардан 30дан артык спортчы килгән. Ярыш шарты буенча, бары биш вакыт намаз укучы мөселманнар гына монда катнаша алды.

Нәтиҗәдә, ярышта беренче урынны Лаеш мөхтәсибәте төркеме яулады. Икенче урында теләчелеләр, өченчедә бөгелмәлеләр булды. Ир-егетләр үзләренең шәхси мөмкинлекләрен гомуми зачетта да сынады. Лаешлылар анда да беренчелекне бирмәде.
Ярышларга килүчеләр чараның бик яхшы оештырылуын билгеләп үттеләр.

https://dumrt.ru/ru

Гүзәлия Нигъмәтзянова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев