27 май көнне Лениногорскида Татарстанда балалар хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачинаның эшлекле визиты көтелә.
Ул көнне Мәгариф идарәсендә (Шашин урамы, 22нче йорт, 2 кат, мәгариф идарәсе начальнигы кабинеты) бала хокукларын яклау сораулары буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Кабул итүгә алдан язылырга кирәк. Эш көннәрендә иртәнге 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр 8(85595) 5-04-13 телефоны буенча язылырга мөмкин. Яисә Гончаров урамы, 1нче йорт (опека һәм попечительлек секторы) адресы буенча. 12.00-13.00 сәгать аралыгында төшке аш.
Кабул итү вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.
Нет комментариев