Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида теннис буенча республика турнирында Валерия җиңүче булды

Шушы көннәрдә шәһәребезнең “Теннис Холл”ында берничә көн дәвамында республика турниры узды.


Ул кешенең  беренче тапкыр галәм киңлекләренә очуына багышлап уздырылды.  Бәйгедә 12 яшь һәм аннан яшьрәк малайлар  һәм кызлар  көч сынашты. Турнирга Самара, Киров, Казан, Завьялово, Яр Чаллы, Әлмәт, Лениногорск шәһәрләреннән яшь теннисчылар җыелган иде.

Бу ярышларның кызлар арасында барган төп бәйгесендә Лениногорск кызы Валерия Праслова беренче урынны яулады.
Турнирда республиканың көньяк-көнчыгышы  өчен  ярышларда Лениногорск һәм Әлмәт теннисчылары  көрәште.

Лениногорскины  анда Александра Королева, Диләрә Вилданова, Тимерлан Сәхәбетдинов һәм  Роман Вегера тәгъдим итте. Барысы да  лаеклы чыгыш ясап, яхшы уен дәрәҗәсе күрсәттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев