Лениногорскида “Тере классика” бөтенроссия конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләре билгеле
Конкурс шәһәрнең Д.Исламов исемендәге 6нчы мәктәбендә узды.
Конкурсны ачу кысаларында 6 нчы мәктәп укытучылары һәм укучылары Россиянең танылган шагыйре, публицисты, 6 нчы мәктәпне тәмамлаган Владимир Куковякин иҗатына багышланган әдәби “кунак бүлмәсе” әзерләделәр. Мәктәпне тәмамлагач, ул МДУның филология факультетын, Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый, «Крымская правда» газетасында эшли.
Чара барышында өлкән сыйныф укучылары конкурста катнашучыларга шагыйрь лирикасының төп мотивлары турында сөйләделәр, шагыйрь иҗатында аерым урын алып торган сугыш турындагы шигырьләрен яттан сөйләделәр.
“Поэтик сәгать” чарада катнашучыларны киләчәктә дә “Тере классика" конкурсында катнашырга өндәде.
“Тере классика” бөтенроссия конкурсының муниципаль эатбында шәһәр һәм район мәктәпләренең 5 -10нчы сыйныфларыннан 39 укучы катнашты.
Укучылар үзләренең декламация осталыкларын һәм текстны аңлауларын күрсәтеп, рус һәм дөнья классикасы әсәрләреннән өзекләр укуда ярыштылар.
Соңыннан конкурсның җиңүчеләре, призерлары, лауреатлары билгеләнде.
Конкурс җиңүчеләре:
2нче мәктәпнең 8нче сыйныф укучысы Зиатдинова Риана, шул ук мәктәпнең 9нчы сыйныф укучысы Мөхәммәтов Тимур, Тимәш мәктәбеннән 9нчы сыйныфтан Линара Зайнагова.
Аларга конкурсның региональ этабында катнашырга кирәк булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев