Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Тимур Сөләйманов катнашында «Беренчеләр хәрәкәте» Советының муниципаль слеты үтте

Чара Яшьләр үзәгендә узды.

Чарада хәрәкәтнең активистлары, тәрбия буенча советниклар (алар белем бирү оешмаларында беренчел бүлекләрнең кураторлары да булып тора), шулай ук Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Беренчеләр хәрәкәте» илкүләм балалар һәм яшүсмерләр хәрәкәтенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов, район башлгы Рәгать Хөсәенов катнашты.

Беренчел бүлекләр күргәзмә мәйданчыклары әзерләгән иде, алар үзләренең проектлары турында сөйләде.

Тимур Сөләйманов, Рәгать Хөсәенов  яшьләргә – беренчеләргә уңышлар теләделәр.

Аннары 2023 елга йомгаклар ясалды һәм 2024 елга бурычлар куелды. Бүгенге көндә муниципаль районда 38 беренчел бүлекчә бар, аларда барлык юнәлешләр буенча актив эш алып барыла.

Лениногорскиның 14нче балалар бакчасы пилот балалар бакчасы буларак сайланып алынган. Монда кече яшьтән үк хәрәкәтнең эшчәнлеге җәелдерелгән. Ә 7-10 яшьтә балалар “Орлята России” федераль программасы катнашучылары булалар. Сентябрьдән декабрьгә кадәр “Беренчеләр хәрәкәте” җирле бүлекчәсенә 300 кеше кабул ителгән.  

Эш визиты барышында Тимур Сөләйманов 14нче балалар бакчасында булды, коллектив белән аралашты.

 

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2283489.htm

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев